Чирмешәндә “Сабантуй” аюлары туй карады
Нефтьчеләр район үзәгендәге “Сабантуй” чишмәсен төзекләндерделәр. Әлеге эшләрнең төгәлләнүен бәйрәм итүне “туй көне”нә дә туры китергәннәр.
“Кияү” “Нурлатнефть” идарәсендә – инженер, “кәләш” белгеч булып эшли. Чишмәнең ничегрәк килеп чыкканлыгын карарга килүчеләр, җитәкчеләр аларны туйлары белән тәбрикләде. Гадәттәгечә “матур, тигез тормыш” теләделәр. Бу сүзләрдән соң кайберәүләр серле генә елмаешып куйды.
-Роберт, кайткач, хатыныңа әйтергә әле эштә нишләп йөргәнеңне, - дип шаяртып куйды “кияү”нең бер дусты.
Әһә, сер ачылды. Кияү белән кәләш чын түгел, алар нефтьчеләрнең үз “артистлары” булып чыкты. Баянчылары Рамил Әхмәтвәлиев та - “подставной”, нефтьче оператор икән лабаса. “Әрчи” егетләре - әлеге чишмәне төзекләндерү эшләрен башкарган осталар, шактые таныш йөзләр, райондашларыбыз.
Баксаң, нефтьчеләр чишмәләрне төзекләндерү буенча үзенә күрә бәйге игълан иткәннәр. Чирмешәндәге “Сабантуй”ны әнә шуңа оригиналь, иҗади итеп, туй “сәхнәләштереп” ачтылар. “Кияү белән “кәләшкә” чишмә суын авыз иттерделәр.
-Нефтьчеләребезгә бик зур рәхмәт. Бу чишмә суын чирмешәнлеләр генә түгел, узып-баручылар да яратып эчә, хәтта шәһәрләргә дә алып китәләр, - диде бәйрәмгә килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдус Кәримов.
Әйткәнемчә, мондагы эшләрне башкарган егетләрнең шактые үзебезнең районныкылар. “Нурлатнефть” идарәсенең ЦДСВН цехы битум чыгаручыларының мастеры да Чирмешәннән - Рәмис Шәйхетдинов булып чыкты.
-Яшь, егет чакта үзебез дә шунда килеп ял иткәли идек. Бик матур урын бит. Якташларыбыз чишмәнең суын эчсеннәр, монда рәхәтләнеп ял итсеннәр, тик ватмасыннар, җимермәсеннәр генә, -ди ул.
Мондагы эшләргә шактый гына чыгымнар тотканнар нефтьчеләр. Юлларга вак таш, кайбер урыннарга тротуар җәйгәннәр, 15ләп төп чыршы утыртканнар - аның үсентеләрен район урманчылары биргән. Яңа, тимер рәшәткәләр, “гашыйклар эскәмиясе”, фотозона... Кайберәүләрнең “эче пошып” таланган, җимерелгән аю сыннарының “тиреләрен” яңартканнар. Шашлык пешерәм дисәң, өстәрәк, беседка янында мангал бар. Аны кемнәрдер инде сынап та караган икән.
Бу көнне чишмә тирәсендә “туй”га дип шунда ук плитәдә пешерелгән свежий коймак, чишмә суыннан хуш исле самавыр чәе исе таралды. Бәйрәмгә килүчеләрне, нефтьче-төзүчеләрне әнә шулай сыйладылар.
“Нурлатнефть” осталары Югары Кәминкә авылында да бер чишмә төзекләндерделәр. Бу матур, яхшы традиция. Бездә чишмәләр күп әле. Киләчәктә бәлки тагын башка су чыганакларына да чират җитәр.
фото: автор
Нефтьчеләр Чирмешәндә төзекләндерелгән чишмәдә туй күренеше "сәхнәләштерде" (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев