Чирмешәндә мәдәният хезмәткәрләре битлекләр тегә
Мәдәният хезмәткәрләре карантин вакытында волонтерларга медицина битлекләре тегә башлаганнар.
- Бүген районда медицина битлекләренә ихтыяҗ зур, - ди район мәдәният йорты хезмәткәре Әлфия Закирова. – Шуңа да Мордва Афонькәсеннән Наталья Семкичева, Сосновкадан Нина Иванова, Ульяновкадан Елена Статина, Түбән Кармалкадан Ирина Мортазина битлекләр тегә башладылар. Алар теккән 204 битлекне без өлкән яшьтәге якташларыбызга ярдәм итүче волонтерларга - хезмәттәшләребезгә таратып та чыктык.
Фото: Әлфия Закирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев