Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә берәү автоинспекторлар машинасында йокыга киткән

Безнең районга Яңа Чишмәдән "Шевроле-Нива" машинасында аяк киемсез, хәтта яланаяк ук килгән йөртүчене автоинспекторлар 5 январь көнне Утыз Имән авылы янында туктаталар. Беркетмә тутырганда, бу кеше ДАИ машинасында йокыга да китә. Үзе Ульяновск шәһәреннән икән. Нефтьчеләрне эшкә йөртүче, шулай "автопилот" халәтендә шактый ара узган. Гомумән, Яңа ел каникулларында районның ЮХИДИ...

Безнең районга Яңа Чишмәдән "Шевроле-Нива" машинасында аяк киемсез, хәтта яланаяк ук килгән йөртүчене автоинспекторлар 5 январь көнне Утыз Имән авылы янында туктаталар.

Беркетмә тутырганда, бу кеше ДАИ машинасында йокыга да китә. Үзе Ульяновск шәһәреннән икән. Нефтьчеләрне эшкә йөртүче, шулай "автопилот" халәтендә шактый ара узган. Гомумән, Яңа ел каникулларында районның ЮХИДИ хезмәткәрләре аек булмаган биш машина йөртүчене тоткарлаганнар. 3 январь көнне алар "кармагына" 14ле "Жигули" хуҗасы "каба". Яңа Чишмәдән әбиләренә кунакка килүче район киявен "Күтәмә борылышы"нда туктаталар. Ул хатынын, баласын утыртып салган баштан кичке якта юлга чыккан.
Иске Элмәледә исә "Калина" хуҗасы руль артына иптәшен утырта. Аларны төнге берләр тирәсендә авыл урамында туктаталар. Инспекторлар әйтүенчә, егетләрнең икесе дә алкоголь кулланган. Гаеплеләргә хәзер 30ар мең сум штраф, ел ярымнан ике елга кадәр "права"сыз калу яный.
Бездә нефть объектларының берсендә эшләүче Лениногорск кешесенә дә зур штраф түләргә, машинасыннан "ял итәргә" туры киләчәк. Ул кичке унберләрдә Чирмешәннән Лениногорскига кайтырга, үзе әйтмешли, "срочно" ашыккан.
-Судтан соң исерекләрдән күпме акчалар түләтәләр, машина йөртү таныклыкларын алалар. Өстәвенә алар стоянка, эвакуатор чыгымнарын да каплыйлар. Тик кайберәүләрнең моңа исе дә китми. Гаҗәп инде. Әнә Иске Элмәледә ДАИ машинасының авылда йөргәнен күреп торганнар, югыйсә. Барыбер рульгә исерек килеш утыручылар табылган. Каникулларда Әлмәттән килгән экипаж бу авылда тагын бер исерек машина йөртүчене тоткарлады, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы исерек йөртүче автониспектор ШевролеНива