Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә өлкәннәр җылы оекбаш киеп йөрер

Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт – интернатына кунаклар еш килә. Депутатлар, артистлар, китапханәчеләр, балалар – барысы да биредә яшәүчеләрнең күңелен күрергә тырыша.

Шушы көннәрдә бирегә ике хатын-кыз килеп керде. Кулларына оекбашлар тутырылган тартма тотканнар. Аларның килүләре турында миңа “сер итеп” җиткергәннәр иде.

-Без, Якты Тауда яшәүче хатын-кызлар, “Ак калфак” берләшмәсе әгъзалары, һәр сишәмбе көнне авыл клубына, “Оста куллар” түгәрәгенә җыелышабыз, - ди клуб мөдире Ләйсән Нотфуллина. – Монда, нигездә, кул эшләре белән шөгыльләнәбез: кем бәйли, кем чигә. Шулай бер көнне, кич утырганда, Динә апа Мөслихова өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләргә җылы оекбашлар бәйләп бирергә тәкъдим итте. Без бу эшне бик теләп,  күңел җылысын биреп башкардык.

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында 6 ел яшәүче Валентина Гайнетдинова мондый көтелмәгән бүләккә бик тә сөенде.

-Бүлмәбез җылы, ләкин бит карт сөяк җылыга туймый. Вакытларын, хезмәтләрен кызганмыйча, безне уйлап, кайгыртып яшәгәннәре өчен, әлеге хатын-кызларга зур рәхмәт. Эшләгән игелекләре үзләренә меңләтә әйләнеп кайтсын, - дип озатып калды ул игелекле якташларыбызны.

 

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев