Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең район туры узды

Әлеге чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре һәм мәктәпләрдән 4 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге 62 бала катнашты.

Шигырьләрне иң яхшы укучыларны, җиңүчеләрне  бәйгенең зона турына сайлап алдылар. Виктория Сидорова (“Ромашка” балалар бакчасы), Язилә Гыйниятуллина (икенче Чирмешән мәктәбе), Айсылу Йосыпова (Иске Кади), Асылъяр Газыймова (Югары Кәминкә), Дарья Моисеева (Әккәрәй), Диләрә Низаметдинова (Чирмешән лицее), Нурфат Газыймҗанов (Лашман), Алия Гыйматдинова (Кармыш), Эвелина Мөхәммәтҗанова (Лашман) чыгышлары - иң яхшылар.

Бу чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырыла.

Бәйге татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлек тудыру максатыннан үткәрелә.

Фото: автор.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев