Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге “Күлле” парк яңа төс ала

Чирмешән үзәгендәге күл тирәсендә быел 10 миллион 600 мең сумлык төзекләндерү эшләре башкарылачак. Әлеге паркны матурайту киләсе елда да дәвам итәчәк икән.

 

“Күлле” паркны яңарту республика акчаларына, “Иҗтимагый киңлекләрне үстерү” программасы кысаларында башкарыла. Хәзер анда күл тирәли брусчаткалардан тротуар юллар ясала, аның берсе өстәрәк, икенчесе яр кырыеннан ук булачак. Яктыркычлар урнаштыру һәм тирә-юньне тигезләп, матурайтып, газон үләне чәчү дә күздә тотыла.

Киләсе елда монда  балалар һәм яшьләр өчен мәйданчыкларны яңартмакчылар.

Бар да матур булыр, тик, кызганыч, күлнең суы гына әллә ни өскә күтәрелә алмый.

Фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев