Чирмешәндә кеше сөякләре табылган
Лагерка кешесе авылдан ерак китмичә генә печән чаба башлый һәм... кеше сөякләренә юлыга.
Полиция бүлегеннән белешүебезчә, 1 гыйнвар көнне Лагерка авылында ялгыз яшәүче, авыру, урта яшьләрдәге ир-егет өеннән чыгып китеп югала. Хокук саклау органнары, авыл халкы, башка хезмәтләр аны озак эзлиләр, башка районнарга да хәбәр бирәләр, ләкин таба алмыйлар. Ә ул ерак та китә алмаган икән.
-Сөякләре янында аның кием калдыклары да табылды, - диделәр полиция бүлегендә. – Үлемгә китергән сәбәпне ачыклау өчен, әлегә кадәр хәбәрсез югалган дип саналган кешенең сөякләре Казанга экспертизага җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев