Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә исерек әниләрне утырышка чакырдылар

Район балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышында кабат-кабат бер үк әниләрне күрү йөрәкләрне кузгата. Алар балалары гаебе белән түгел, ә балаларына дөрес тәрбия бирмәгән өчен комиссия  каршында.

Чирмешәннән Л.ны, кәефле килеш, кибеттән аракы алып чыкканда тоткарлыйлар полиция хезмәткәрләре. Әни кеше башка бу ялгышын кабатламаска ышандырды, шулай да гаилә даими контрольдә булачак, штраф та түләргә туры киләчәк.

Район үзәгеннән ике бала анасы Г. бер елда инде өченче тапкыр ялгышын төзәтергә ышандыра, берничә тапкыр дәваланган, бүген дә дәвалау учреждениесеннән бирелгән белешмә белән килгән. Ул: “Башка эчмим,” - дип үзе дә ышандыра алмый, бары: “Төзәлергә тырышам”, - гына диде. Комиссия членнары аңа тагын бер кат ышаныч белдерде, җәза буларак  штраф салынды.

Югары Кәминкә авылыннан бер әни комиссия утырышына чакыру  алса да, анда килерлек хәлдә булмаган, бәлки киләсе утырышка кадәр айныр.Әниләре кәефләнгәндә балалар җәфалана бит.

Кармыш авылыннан ике баласын ялгыз үстерүче ата кешенең балалары приютта. Аңа балаларын кайтару өчен, йортын һәм үзен тәртипкә китерергә кирәк. Әти кеше балаларын яратса да, йомшак характерлы, биргән ярдәмне дә куллана алмый. Кармыш авыл җирлеге башлыгы аңа ремонт эшләрен оештыруга үзе алынырга ышандырды.

Балаларга гаиләдә яшәү яхшырак, тик моны аңлап җиткермәүче ата-аналар да бар шул.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев