Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә ике туган сугышкан

01 Районда үткән атнада ут чыгу очраклары булмаган. Янгын-коткару хезмәте бригадасы юл - транспорт вакыйгасы урынына барган. 02 18 январьдан 25 январьга кадәр вакыт эчендә район полиция бүлекчәсенең кизү частена 34 гариза һәм хәбәр кергән. 20 январьда Нурлат - Кузай, Азеево - Чирмешән юллары киселешендә ВАЗ - 2109 һәм ГАЗ...

01 Районда үткән атнада ут чыгу очраклары булмаган. Янгын-коткару хезмәте бригадасы юл - транспорт вакыйгасы урынына барган.

02 18 январьдан 25 январьга кадәр вакыт эчендә район полиция бүлекчәсенең кизү частена 34 гариза һәм хәбәр кергән.
20 январьда Нурлат - Кузай, Азеево - Чирмешән юллары киселешендә ВАЗ - 2109 һәм ГАЗ - 310220 машиналары бәрелешкән авариядә өч кеше тән җәрәхәтләре алган. Калган өчесендә кешеләргә зыян килмәгән.
Теркәү вакытын үтәмәгән өчен Чирмешәндә яшәүче ике кешедән ау мылтыклары алынган.
Чирмешәнле ике ир туган арасында низаг чыгып, энесе абыйсын кыйнаган.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән 53, участок инспекторлары 18 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр, шуларның 8се - җәмәгать урыннарында аек булмаган килеш йөргән өчен.
03 Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәмендә тәүлеккә 20дән күбрәк чакырту һәм 5- 6 мөрәҗәгать итү теркәлгән.
Фельдшер Надеҗда Кузина әйтүенчә, соңгы вакытта ОРВИ белән чирләүчеләр арткан, нигездә, балалар. Йөрәк - кан системасы сау булмаган райондашлар һәм хроник авырулардан да чакыртулар булган.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 40 заявка үтәгәннәр.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авария полиция