Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә иң яхшы укытучыларны һәм укучыларны бүләкләделәр

“Соңгы кыңгырау” бәйрәме алдыннан районда зур бәйрәм чарасы үткәреп, ел нәтиҗәләре буенча бер төркем укытучыларны һәм укучыларны төрле бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда ирешкән уңышлары өчен бүләкләделәр.

Хезмәтенә иҗади яктан якын килүчеләрне ачыклау, укытучы һөнәренең дәрәҗәсен үстерү максатыннан, республикада, шул уңайдан районда да бик күп бәйгеләр оештырыла. Аларда катнашучылар  елдан-ел арта бара. Әйтик, быелгы уку елында бәйгеләрнең мәктәп этабында – 100 дән күбрәк, муниципаль турларда 50 ләп педагог үзен сынап караган. Араларында республика бәйгеләренең зона ярышларында  призлы урыннар яулаучылар да бар. Бүгенге чарада аларның барысын да сәхнәгә чакырып хөрмәтләделәр.

Мөгаллимнәр арасында  иң дәрәҗәле “Ел укытучысы” бәйгесе өч номинациядә узган. “Педагогик дебют” номинациясе яңа булуына карамастан, ул бик популяр. Анда катнашу өчен педагогик стажның өч елдан да артык булмавы шарт итеп билгеләнгән. Әлеге номинациядә Югары Кәминкә мәктәбе укытучысы Лилия Мисбахова җиңгән, "Татар теле һәм әдәбияты укытучысы" номинациясендә Кармыштан Фирүзә Юнысова бүләкләнде. “Ел укытучысы” исеменә Әккәрәй мәктәбенең биология укытучысы Наталья Романовская лаек булды.

"Кеше тәрбияләү" республика конкурсының муниципаль этабында "Класс җитәкчесе" номинациясендә 18 сыйныф җитәкчесе катнашкан. Зона бәйгесендә район данын үзебездә беренче урыннарга лаек булган укытучыларга - Чирмешән лицееннан Вера Кузьминага һәм беренче Чирмешән мәктәбеннән Крестина Митрюхинага якларга туры килде. Әлеге бәйгенең “Педагог оештыручы” номинациясендә Яңа Элмәле мәктәбеннән Галина Скворцова җиңде.

“Педагог-психолог” бәйгесендә катнашучылар күп түгел, җиңүче Римма Гудадзе Чирмешән лицеенда эшли.

Өстәмә белем бирү укытучылары арасында "Йөрәгемне балаларга бирәм" исемле  конкурста  Яңа Элмәле укытучысы Ирина Митюкова беренче.

Традиция буенча, ел саен районның балалар бакчаларында иң яхшы тәрбиячене ачыклау йөзеннән дә һөнәри бәйге оештырыла. Быел андый  конкурста сигез кеше  катнашты. Чирмешәннең „Әкият” балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Хоҗаева — „Ел тәрбиячесе” конкурсының муниципаль этабында җиңүче.

Тантаналы чарада республика, район күләмендәге фән олимпиадаларында җиңүләр яулаган, яхшы күрсәткечләргә ирешкән һәм үзешчән сәнгатьтә иң оста мәктәп укучыларын да бүләкләделәр. Араларында Чирмешән лицее, кадетлар мәктәп-интернаты, Лашман, Яңа Элмәле, 2 нче Чирмешән, Ульяновка, 1 нче Чирмешән мәктәпләрендә белем алучы укучылар байтак иде.

Автор фотосы

Чирмешәндә иң яхшы укытучыларны һәм укучыларны хөрмәтләделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X