Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Җиңү көне алдыннан район башлыгы ветераннарга бүләкләр тапшырды

8 май көнне чирмешәнлеләр кызыл флаглар белән бизәлгән машиналарны күргәч, телефоннарын кулга алып, фотога, видеога төшерергә ашыктылар. Машиналарда урнаштырылган тавыш көчәйткечләрдән хәрби җырлар яңгырады.

Районда Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен менә шундый тантаналы рәвештә котладылар, бүләкләр тапшырдылар.

Иң әүвәл район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин Чирмешәндә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Чупахин йортына юл тотты. Кызганыч, Александр Васильевич бүген урын өстендә генә ята. Шулай да, ул Фердинат Мидхәт улының котлавын һәм район мәдәният йорты артистларының концертын тәрәзә аша күзәтеп тыңлады.

- Исән булып, бүгенге тормышның рәхәтен күреп, кадер-хөрмәттә яшәгез әле. Бөтен районыбызда сез - ветераннарыбыз бары 6 кеше генә калдыгыз. Илебез иминлеге өчен куйган тырышлыгыгыз, батырлылыгыз өчен без сезгә бик зур рәхмәтле, - диде Фердинат Дәүләтшин һәм бүләкне Александр Чупахинның тормыш иптәше Лидия Валентиновнага тапшырды.

Район үзәгендә яшәүче тагын бер ветеран - Александр Белоногов кунакларны урамга чыгып каршы алды. Күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәтләрен белдерде.

Районда бу көннәрдә барлыгы 235 кеше район башлыгының бүләкләрен алды.

Район башлыгы һәм район мәдәният йорты артистлары Юлчылар урамындагы ветераннар йортында яшәүче сугыш ветераннарының тол калган хатыннары Антонина Ромина һәм Наҗия Галимованы да Җиңү бәйрәме белән котладылар.

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт –интернатында карантин булу сәбәпле, тыл хезмәтчәннәрен: Анастасия Кунакованы, Ракия Хисаметдинованы, Савничей Шиповалованы һәм Нина Павлованы койма аша гына котлап, алып килгән бүләкләрне урам яктагы өстәлдә калдырырга туры килде.

Бәйрәм кортежы бу көнне авылларга да барды. Бөек Ватан сугышы ветераннырын: Югары Чегодайдан Габделхак Җиһаншин, Лашманнан Габдулла Мөхәммәтшинны, Керкәледән Рәүф Билаловны, Әккәрәйдән Павел Борисовны да шулай зурлап, хөрмәт итеп, җыр-биюләр аша Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар.

фото: автор

Чирмешән районында ветераннарга бүләкләр тапшырыла (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев