Чирмешәндә Гагарин урамы юлын яңарталар
Безнең районда

Чирмешәндә Гагарин урамы юлын яңарталар

Чирмешәннең Гагарин урамында, күпердән ашлык кабул итү пункты предприятиесенә кадәр арада юлны шомарталар. Монда, иске асфальтны кырып, 1 километр 100 метр озынлыкта яңа асфальт түшәләчәк.

-Акчасы республикадан бирелә. Юл янәшәсендә 425 метр арада яңа тротуар ясалачак. Әлеге эшләрне июль урталарына төгәлләргә ниятлибез. Сүз уңаеннан, районның көнбатыш чигеннән башлап, Ивашкино авылы уңаена 1 километр озынлыкта да юл шомартылачак, - ди Аксубай юл идарәсенең райондагы участогы начальнигы Наил Котбиев.

фото: архив


Нет комментариев