Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Габдрәхим Утыз Имәни премиясе лауреатлары билгеле булды

Безгә ешрак күрешергә, бер - беребезне яхшырак белергә, аралашырга кирәк. Авылларыбызны, гореф-гадәтләребезне саклауда, районыбызны алга җибәрүдә булышу җаен эзлик. Без бит чирмешәнлеләр, без дә шушы җир өчен җаваплылар. Быел Чирмешәндә узган якташлар очрашуында мондый фикерләр еш яңгырады.

Моңа кадәр, соңгы елларда якташлар Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада да еш күрешеп бәйрәм иттеләр. Чирмешәндә исә болай очрашу тәүге тапкыр. Әллә кайлардан кайткан якташлар: кайсы – фән юлында кыю эшләүче галим, кайсы – хәлле эшкуар яки зур-зур оешма җитәкчесе, хезмәт алдынгысы. Югалмаганнар, тормышта үз урыннарын тапканнар. Читтә яшәгәч, алар өчен туган җир тагын да кадерлерәк, һәр күрешү – тансык гамәл.

-Мондый очрашуда беренче генә тапкыр катнашуым, күңелем тулды, бик ошады, - ди Лашманда туган, бүген Әлмәттә яшәүче атказанган нефтьче Һарун Гатауллин. – Кызганыч, безнең калада якташлар җәмгыяте юк, ә ул бик кирәк дип инандым.

Республикада күренекле рәссам Канәфи Нәфыйков та кунаклар арасында, район мәдәният йорты фоесында оештырылган күргәзмә белән танышып йөри.

-Туган якка хисләрем картиналарымда да чагылыш таба, - ди 80 яшьлек якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. – Кызганыч, туган авылым Иске Үтәмешкә сирәгрәк кайтыла. Бүгенге чарага чакырулары өчен зур рәхмәт.

40 еллап тарихи картиналар иҗат итүче Канәфи Нәфыйковны, 2018 нче ел йомгаклары буенча, районыбызның Габдрәхим Утыз Имәни исемендәге премиясе белән бүләкләделәр. Мондый премия медицина профилактикасы үзәге баш бухгалтеры Галия Сафиуллинага да бирелде. Чирмешәндә яшәүче бу якташыбыз инде дүрт китап чыгарган, ул шигырьләр, повестьлар да яза. Ике йөзләп шигырен көйгә салганнар, алар радио – телевидениедә еш яңгырый.

Район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Рәхимҗанова шулай ук премиягә лаек, тырыш, булдыклы, авторитетлы җитәкче.

Районның социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина да Утыз Имәни премиясе лауреаты булды. Үткән айда гына тәүге китабы – “Яратам сине, тормыш!” дип аталган шигырьләр җыентыгы басылып чыккан.

Гомумән, чирмешәнлеләр әдәбиятта да алдынгылар. Соңгы берничә дистә елда йөздән күбрәк китап басылган. Араларында авыллар тарихы турындагылары күп. Иске Үтәмеш, Урманасты Үтәмеш, Түбән Кармалка авыллары хакында китаплар әле соңгы елларда гына чыккан. Инде Әмир тарихы бастыруга әзерләнә.

Бүгенге очрашуга килгән якташлар китаплар, төрле эшләнмәләр, ашамлыклар, стендлар куелган күргәзмәне бик  сокланып карадылар. Бәйрәмнең рәсми өлешендә берничә видеофильм күрсәтелде. Бүген премьерасы булды дисәң дә ярыйдыр “И судьба – Черемшан” җырын аеруча хисләнеп тыңладылар. Аны мәшһүр җырчы Лев Лещенко җырлый, көен Семен Каминский иҗат иткән, ә сүзләрен якташыбыз – талантлы журналист Борис Бронштейн язган. Билгеле, ешрак башкарылса, ул концерт репертуарларына керер.

Безнең як халкы туйларга, зур мәҗлесләргә аш белән бара. Түбән Камадагы якташлар бу гадәтне анда да онытмыйлар икән – Чирмешәндәге очрашуга галәмәт зур чәк-чәк  - бавырсак пешереп килгәннәр. Тау хәтле, бизәкләп матурлаганнар аны.

Кунакларны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин сәламләде.

-Вакыт табып кайтканыгыз өчен, районыбызга гел булышып торуыгыз өчен рәхмәт, - диде ул. – Мактанышырга дип түгел, ә аралашырга дип җыелдык. Бәлки шунда яңа фикерләр туар. Районда үз бизнесыгызны булдырасыгыз килә икән, рәхим итегез, бу яктан сезгә ишекләр гел ачык, моңа сөенербез генә, булышырга тырышырбыз.

Районыбыз җитәкчесе әйтүенчә, терлекчелектә күрсәткечләрне нык яхшыртырга, кече бизнесны кыюрак үстерергә кирәк. Бу өлкәдә “Ильхан” җәмгыятенең эшчәнлеге, оешу тәҗрибәсе макталды. Тулы көченә эшли башласа, монда көненә 20 тонна сөт җитештерү - реаль бурыч.

...Бәйрәм дәвам итә. Сәхнәгә районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткән якташларны чакырдылар – хәзер алар Чирмешән муниципаль районының Мактаулы гражданнары. Бу бик югары исем түбәндәгеләргә бирелде: Габдрәшит Җамалтдинов – район башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары, Фоат Гатин – “Сосновый Бор” санаториясе генераль директоры, Шәүкәт Гатин – район финанс-бюджет палатасы рәисе, Александр Семайкин – хезмәт ветераны, Роберт Фәссахов – “ТатОйлГаз” җәмгыяте генераль директоры.

Берничә якташыбызны район башлыгының  Мактау грамотасы, Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр, ике дистәгә якын кешегә Казандагы якташлык җәмгыяте үз бүләкләрен ирештерде.

Озакламый Туймәт үзешчәннәре сәхнәгә яңа костюмнардан чыгачак. Казандагы якташлык җәмгыяте әлеге авыл мәдәният йортына сәхнә костюмнары сатып алу өчен 100 мең сумга сертификат тапшырып киттеләр, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты Казандагы,  Яр Чаллыдагы, Түбән Камадагы якташлыклары  биргән 40 мең сумга заманча проектор алыр.

Ә сәхнә бер дә буш тормады. Районыбыз үзешчәннәренең моңлы җырлары, дәртле биюләре, йөрәк түреннән чыккан хисле сүзләр – чыгышлар белән үрелеп барды.

Кунак – якташларны түр башына утыртырлык та, кем әйтмешли бер чашка чәй җәл түгел. Күбесе үз туган авылларында, район үзәгендә Сабантуй, төрле бәйрәмнәр уздырганда ничек тә булышырга, өлеш кертергә тырышалар. Мөмкинлеккә карап, алар да акча сукмый ләбаса. Төрле мәшәкать чыкканда аларга, үзеңнекеләргә елышасың.

Бәйрәмне бик ошаттылар, аны оештыручыларга, район җитәкчелегенә дә рәхмәт белдерделәр.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Күрәк фото: Чирмешәндә узган якташлар очрашуыннан 50 фото (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X