Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә эшмәкәрләр проблемалары хакында сөйләштеләр

Чирмешәндә, яшьләрнең ял итү үзәгендә “Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” дип аталган очрашуда җирле эшмәкәрләрне борчыган проблемалар турында сүз барды.

Киңәшмәдә Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Татарстан Президенты каршындагы вәкил Тимур Ногманов, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, Татарстан Республикасының баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов, республика прокуроры урынбасары Марат Долгов, республика буенча Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, авыл җирлекләре башлыклары һәм район эшмәкәрләре  катнашты.

Әүвәл бизнес-омбудсмен Тимур Ногманов республика Президенты каршында оешкан Эшмәкәрлек Советының эшчәнлеге,  эшмәкәрләрнең нинди сораулар белән мөрәҗәгать итүләре һәм әлеге хөкүмәт органы белән аларның проблемаларын чишү юлларын эзләү турында сөйләде.

-Районда 330 шәхси эшмәкәр һәм 65 берәмлек предприятие теркәлгән, - диде  район башлыгы Фердинат Дәүләтшин җыелышта катнашучыларны районның социаль - икътисади хәле белән таныштырып. – Без көчебездән килгәнчә эшмәкәрләргә ярдәм итәргә тырышабыз. Бүген районда  бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләргә бернинди дә киртә юк.

Очрашуга бизнесның төрле өлкәсендә эшләүчеләр килгән иде. Районда эшмәкәрләрнең төп өлеше - 41 проценты  сәүдә белән шөгыльләнә, 19 проценты авыл хуҗалыгы тармагында эш тапкан, калганнары - транспортта, төзелештә һәм башка сфераларда.

Шул ук вакытта аларны бер үк проблемалар борчый дип була.

-Сорауларга килгәндә, безне, авыл районнарын еш кына шәһәрләр белән чагыштыралар, безнең эшмәкәрләрнең, гомумән, башка шартларда эшләүләрен исәпкә алмыйлар. Программаларда, бәйгеләрдә катнашу өчен документлар тутырганда да авырлыклар бар, дәүләтнең төрле күзәтчелек органнарының, алдан хәбәр итмичә, кисәтүсез, штрафлар салулары, еш тикшерүләре дә эшмәкәрләргә уңайсызлыклар тудыра. Җир участокларын, милекне рәсмиләштергәндә дә сораулар була,   - ди райондагы бизнес җәмгыяте җитәкчесе Альберт Латыйпов.- Бүгенге очрашуда яңгыраган сорауларның бер өлеше булса да хәл ителәр дип ышанабыз.

Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов сүзләре буенча, әлеге очрашу кайбер сораулар турында уйланырга импульс бирә. Ренат Зәки улы территориаль органнарда эшләүчеләрне, җитәкчеләрне  кеше факторына колак салырга, килеп туган барлык сорауларга игътибарлы булырга чакырды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев