Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә чыгарылыш класслардан 9 егет һәм кыз медаль белән бүләкләнде

Чыгарылыш класс укучыларының бердәм дәүләт имтиханнары артта калды, дулкынландыргыч, шул ук вакытта шатлыклы мизгелләр җитте. Быел да, матур традиция буенча, 11 классны тәмамлаучыларны чыгарылыш балына җыйдылар, районның 14 мәктәбен тәмамлаган 112 егет һәм кызны район мәдәният йортына чакырып котладылар, хөрмәтләделәр.

Балның хуҗаларын - чыгарылыш класс укучыларын район башлыгы урынбасары Габдерәшид Җамалтдинов котлады, юлларының сикәлтәсез, озын һәм уңышлы булуын теләде. Ул барлык фәннәрдән дә “5”ле булган һәм бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы тапшырган тугыз укучыга  “Укуда аерым уңышлары өчен” медальләре тапшырды.

Быел иң зур чыгарылыш Чирмешән лицеенда, биредә 25 укучының өчесе: Айсылу Гафурова, Алия Ганиева, Рәзил Дәүләтшин  медаль белән бүләкләнделәр. Лашман мәктәбен тәмамлаучы Лилия Гатина һәм Елена Ерошкина, Иске Үтәмештән Алия Мингулова, кадетлар мәктәп – интернатыннан Роман Миронов һәм Дмитрий Перцев, Яңа Элмәледән Оксана Темниковалар да медаль ияләре. Сүз уңаеннан, Оксана өч фәннән: рус теленнән, физикадан һәм математикадан 94 әр балл җыйган.

Районда рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнарында югары – 90 һәм күбрәк баллар туплаучылар  күп. Чирмешән лицееннан Гузәл Мортазина бу фәннән имтиханны максималь - 100 баллга тапшырган. Шул ук  уку йортыннан  Айсылу Гафурова һәм Алия Ганиевалар исәбендә 96 шар балл, Екатерина Волосатова һәм Ландыш Сабировалар - 94 әр, Алия Сәмарханова һәм Айгөл Сәмигуллова, Ивашкино мәктәбеннән Елена Хмелева, 1 нче Чирмешән мәктәбеннән Геннадий Кузин 91 шәр балл җыйганнар.

Бүген фән олимпиадалары җиңүчеләрен, спортта, мәдәниятта танылган укучыларны да сәхнәгә чакырып котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Кайбер укучылар берничә  бүләккә ия булдылар.

- Икенче кызыбыз да мәктәпне тәмамлады, бераз ямансу,- ди Лашманнан Сания Гыйльманова. – Шул ук вакытта сынаулары артта калганына, нәтиҗәләре яхшы булуга сөенәбез.

Кичәдә чыгыш ясаучылардан һәркем кызларга һәм егетләргә алдагы тормышларында саулык, һөнәр алып яхшы белгеч булуларын теләделәр, сүзләр җыр-бию белән үрелеп барды.

Автор фотолары

Чирмешәндә чыгарылыш сыйныф укучыларын балга чакырдылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев