Чирмешәндә әбиләр һәм бабайлар җимеш агачлары утырткан
Безнең районда

Чирмешәндә әбиләр һәм бабайлар җимеш агачлары утырткан

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты бакчасында 10 төп алма агачы һәм шул кадәр үк карлыган куагы тамыр җибәрәчәк.

Йорт-интернат хезмәткәрләре, биредә яшәүче әби-бабайлар белән бергәләп, бакчаларын тәртипкә китергәннәр, Нурлат районы питомнигыннан алып кайткан үсентеләрне дә утыртканнар. Әлеге җимеш агачларын сатып алуда якташыбыз Юрий Игнатьев булышкан.

Автор фотосы


Нет комментариев