Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә әби-бабайлар гөмбә дә җыйган

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләр октябрьнең беренче декадасында һәр көнне диярлек бүләкләр кабул иттеләр, алар өчен төрле чаралар оештырылган.

1 октябрь көнне район балалар сәнгать мәктәбе һәм яшьләрнең ял итү үзәге коллективлары йорт-интернатта яшәүчеләр өчен бәйрәм концерты күрсәттеләр, төрле конкурслар, уеннар да оештырдылар. Октябрьнең аяз, матур бер көнендә әби-бабайлар хәтта табигатькә экскурсиягә чыкканнар, гөмбә дә җыйганнар.

Өлкәннәр янында Казан кунаклары да булып китте. Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Коболев, волонтерлар белән, өлкәннәргә кием-салымнар алып килгәннәр. Ә йорт-интернат хезмәткәрләре аларны әби-бабайларга таратты. Район җитәкчелеге, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән, биредә яшәүче 62 кешегә азык-төлек пакетлары тапшырдылар. Бу көнне өлкәннәребез район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән концерт номерларын карап, кәефләрен күтәрделәр.

Якташларыбыз Минсәгыйть Шакиров һәм Рифкать Хәммәтгалимовлар биредә яшәүче һәр кешене азык-төлек пакетлары белән куандырды. “Күтәмә АГРО фирмасы” җәмгыяте җитәкчесе Фәнүзә Гобәйдуллина һәм Туймәттән Габбас Мортазин гаиләсе дә әби-бабайларга күчтәнәчләр китергәннәр.

-Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов бер бәйрәмдә дә өлкәннәребезне игътибарсыз калдырмый. Бу бәйрәмгә дә ул бүләк ясады – беседка ясату өчен акча күчерде, - ди йорт-интернат директоры Илшат Закиров. - Якын арада әби-бабайларга ял итү урыны да ясап куярбыз. Әлеге бүләкләр һәм күчтәнәчләр өчен өлкәннәребез чиксез рәхмәтле.

Декада дәвамында өлкәннәр яшьләрнең ял итү үзәгенә кинога, туган як тарихы музеена экскурсиягә дә бардылар, лицей укучылары да әби-бабайларга музыкаль күчтәнәчләрен бүләк иттеләр.

Чирмешән дипи фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев