8 октябрь 2018 яңалыклары
-
Чирмешән кырларында көнбагыш нык майланган
“ЧИРМЕШӘНАГРО“да көнбагышны да уңдырганнар, бүген аның гектарыннан уртача 15 центнер уңыш җыялар. 800 гектар мәйданның 450 гектарлабын узганнар да. Көнбагышны Казандагы май-экстракт заводыннан зур-зур машиналар алып китеп бара.
-
2019 елда «Химград» технополисында Кытайның УЗИ-аппаратлары җитештерү заводы урнашачак
Кытайның SonoScape компаниясе Казанда үз офисын ачты инде, диде ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.
-
Чирмешән районында терлек югалу очраклары ешайган
1 нән 7 октябрьгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 35 хәбәр теркәлгән.
-
Чирмешәндә әби-бабайлар гөмбә дә җыйган
Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләр октябрьнең беренче декадасында һәр көнне диярлек бүләкләр кабул иттеләр, алар өчен төрле чаралар оештырылган.
-
Чирмешәндәге ярминкәдә кәбестә җитмәде дә
Чирмешәндә узган атнада булган ярминкәдә Ивашкинода үстерелгән кәбестә җитмәде дә. Килосы кыйбатрак, 15 сум булса да, аны чират торып, бик тиз алып бетерделәр.