Чирмешәндә берәү тимер люкларга кызыккан
Безнең районда

Чирмешәндә берәү тимер люкларга кызыккан

Кабельле телефон элемтәсе базларының өч капкачын-люкларын урлаган берәүне җинаять җаваплылыгына тартачаклар.

Металл люклар “ашарга сорамас” дип уйлаган Чирмешән кешесе 3800 сумлык матди зыян китергән.

21-27 мартта район полиция бүлекчәсендә 26 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда 4 җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында дүрт юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән – барысы да матди зыян белән, аларда имгәнүчеләр юк. Гомумән, районда юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 69 очрагы ачыкланган. Бер машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Полициянең участок уполномоченныйлары 5 административ беркетмә төзегәннәр.

Билгесез бер адәм Урманасты Үтәмеш авылында, йозагын ватып, бер йортка кергән, дөрес, аннан берни дә урламаган.

Фото: архив.


Нет комментариев