Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә берәү үлгән кешенең пенсиясен алып торган

26 ноябрьдә – 2 декабрьдә район полиция бүлекчәсендә 25 хәбәр кабул ителгән, 7 җинаять эше кузгатылган.

01 Янгын сүндерүчеләр өчен узган атна тыныч узган, ә менә 1 нче һәм 2 нче декабрьдә аларга ут казаларына барырга туры килгән. 135 нче янгын сүндерү частеннан белешүебезчә, шимбә көнне төнлә Андреевка авылындагы бер хуҗалыкта, миче кызып, мунча янган. Ә якшәмбе көнне Чирмешәнннең Заречная урамындагы бер йортта янгын чыга. Фараз буенча, анысының сәбәбе – ут төрткәннәр.

02 26 ноябрьдә – 2 декабрьдә район полиция бүлекчәсендә 25 хәбәр кабул ителгән, 7 җинаять эше кузгатылган.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 13 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында 3 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, анда машиналарга гына зыян булган. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 85 очрагы ачыкланган, ике машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткәннәр.

Чирмешән авылы кешесе район башкарма комитетының торак сәясәте бүлегенә ялган мәгълүмат – төзелеш төгәлләнмәгән объектка техник паспорт биргән. Нәтиҗәдә аның хатыны законсыз рәвештә 250 мең сум социаль түләү алган. Гаеплегә җинаять җаваплылыгы яный.

Билгесез кеше 2015 елда Үзбәкстанда үлгән Чирмешән кешесенең банк картасыннан Пенсия фонды күчергән 270 мең сум акчасын урлаган. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган.

03 Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәте белгечләрен 39 тапкыр чакыртканнар. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, күпчелек чакыртулар – кан басымы чирләреннән интегүчеләр һәм хроник авырулар янына. Дүрт кеше тән температуралары күтәрелеп “Ашыгыч ярдәм” чакырткан. Ике тапкыр янгыннарга барырга туры килгән.

04 Газ хезмәте слесарьлары узган атнада 34 заявка үтәгәннәр. Алар газ мичләрен, плитәләрен көйләү һәм төзәтү белән бәйле.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев