Безнең районда

Чирмешәндә балалар бакчасы ачылачак

Тиздән район үзәгендә яңа балалар бакчасы ачылачак. Ул элеккеге "Татфондбанк" бинасында урнашачак. Бүген монда капиталь ремонт-реконструкция эшләре бара. Төзүчеләр стеналарны штукатурлаганнар, тәрәзәләрне куйганнар. Бу көннәрдә осталар инженер системаларын монтажлау белән мәшгуль, бер үк вакытта бизәү эшләре дә алып барыла. -Бүгенге көнгә планлаштырылган эшләрнең 75 проценты башкарылды,- ди участок начальнигы Ранил...

Тиздән район үзәгендә яңа балалар бакчасы ачылачак. Ул элеккеге "Татфондбанк" бинасында урнашачак.

Бүген монда капиталь ремонт-реконструкция эшләре бара. Төзүчеләр стеналарны штукатурлаганнар, тәрәзәләрне куйганнар. Бу көннәрдә осталар инженер системаларын монтажлау белән мәшгуль, бер үк вакытта бизәү эшләре дә алып барыла.
-Бүгенге көнгә планлаштырылган эшләрнең 75 проценты башкарылды,- ди участок начальнигы Ранил Әюпов. - Бинаны үзгәртеп коруга бирелгән 19 миллион сумның яртысыннан артыграгы үзләштерелгән.

Черемшан

Нет комментариев