Чирмешәндә балалар бакчасы ачылачак
Тиздән район үзәгендә яңа балалар бакчасы ачылачак. Ул элеккеге "Татфондбанк" бинасында урнашачак.
Бүген монда капиталь ремонт-реконструкция эшләре бара. Төзүчеләр стеналарны штукатурлаганнар, тәрәзәләрне куйганнар. Бу көннәрдә осталар инженер системаларын монтажлау белән мәшгуль, бер үк вакытта бизәү эшләре дә алып барыла.
-Бүгенге көнгә планлаштырылган эшләрнең 75 проценты башкарылды,- ди участок начальнигы Ранил...