Чирмешәндә аюлы чишмәне матурлыйлар
Район Сабан туе үтә торган стадион – парк янәшәсендәге чишмә янына кабат төзүчеләр килде.
“Нурлатнефть“ идарәсе осталары монда зур ремонт үткәрәләр, барын да үз средстволарына башкаралар, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева.
Әлеге, “ Сабантуй“ чишмәсен һәм аның тирәсен нык матурлаганнар, буяганнар. Керү юлын рәтлиләр әле, кайбер урыннарда яңа койма бастырганнар, кечкенә ишек куйганнар. Баскычлар, беседка да яңарган. Чишмә тирәсендәге кайбер агачлар киселгән, юлга вак таш түшәлгән, хәтта чәчәк клумбасы да ясаганнар. Моңа бер атна чамасы вакыт киткән.
Инде чишмәне “карап торучы“ таш сынны – дәү аюны көязлисе генә калып бара.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев