Чирмешәндә автобуслар рейска чыгарга әзер
Безнең районда

Чирмешәндә автобуслар рейска чыгарга әзер

Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатында 1 апрельдән районда шәһәрара һәм авыллар маршрутларында автобус хәрәкәте тулысынча туктатылды.

-Бу көннәрдә автобус йөртүчеләр үз техникаларын карап, төзәтәсен төзәтеп, техник күзәтүгә әзерләделәр. Автобуслары тәртиптә булган шоферлар үзизоляциядә булдылар, - ди район автотранспорт предприятиесе җитәкчесе Илдус Хәлимов. - Рейсларга сорау бар, шуңа, бәлки, киләсе атнадан кайбер маршрутлар кабат ачылыр. Бу хакта район газетасында белдерү бирербез.

Район автотранспорт предприятиендә 52 автобус исәпләнә, шуларның 17се - мәктәп автобуслары. Техникалар барысы да төзек, шоферлар белән тәэмин ителгән.

фото: Гөлсирә Шәрифуллина


Нет комментариев