Чирмешәндә 9 май көнне буласы юбилейга әзерләнәләр
Безнең районда

Чирмешәндә 9 май көнне буласы юбилейга әзерләнәләр

Кызганыч, Бөек Җиңү белән бәйле төп чаралар  кичектерелергә дә мөмкин. Коронавирус таралу куркынычы, гомумән, планлаган күп эшләрне тормышка ашыруга комачаулый.

Районда зур тантанага – Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек бара.

Төп чара 9 майга билгеләнгән. Бу көнне Чирмешәндә “Тантаналы митинг”, “Үлемсез полк” йөреше, бәйрәм концерты,  спорт ярышлары булырга, тематик фотокүргәзмәләр оештырылырга тиеш. Кичен Җиңү салюты, дискотека да планлаштырыла. “Солдат боткасы” да пешермәкчеләр.

-Юбилей чараларын әзерләүдә һәм үткәрүдә байтак оешмалар катнаша, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова. –Бәйрәмне тиешле югарылыкта оештырырбыз дип ышанам.

Кызганыч, бәйрәмнең нәкъ менә 9 майда зурлап узасы төгәл мәгълүм түгел. Коронавирус таралу куркынычы, аның белән бәйле чикләүләр, гомумән, бик күп планнарны боза.

фото: архив


Нет комментариев