Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“ЧИРМЕШӘНАГРО” механизаторлары техник караудан соң ашханәдә сыйланды

“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә егерме бишләп техника “энә күзеннән” үткәрелде. Инспекторлар әлеге хуҗалык машина-тракторларның техник торышын әнә шулай тикшерде.

Тормозлар бармы, тотамы, яктырту приборлары эшлиме... Юлга, кыр эшләренә чыгачак техникаларның куркынычсызлыгына таләпләр күп инде ул.

-Техник карауны, елдагыча, шушы хуҗалыктан башладык. Автоинпекторларның  - машиналарга, безнең - тракторлар торышына зур дәгъваларыбыз юк, бар да яхшы. Җитәкчелек бу мәсьәләгә җитди караган, - ди Дәүләт техник күзәтчелек хезмәтенең райондагы  баш  дәүләт инженер-инспекторы Илнур Сәлахов.

Техник карау вакытында техникаларның документларын, йөртүчеләренең таныклыкларын да тикшергәннәр. Машина, тракторларның барысында да аптечкалар, ут сүндергечләр һәм йөртүчеләренең караңгыда күренә торган яктылык кайтаргыч җилетлары бар.

Техник караудан соң, җәмгыять механизаторлары, шоферлары кайнар аш белән сыйландылар. Техникаларны язгы кыр эшләренә әзерләгәндә аларның шунда ук ашханәләре даими эшләп торды.

Фото: Илнур Сәлахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев