Чирмешән юлларында чокыр-чакырлар кими
Безнең районда

Чирмешән юлларында чокыр-чакырлар кими

Район үзәге урамнарында асфальттагы чокырларны ямый башладылар. Бакча, Техническая урамнарында да юлның байтак өлеше шомарды.

-Юлчылар аннары Титов, Шешминская урамнарына күчә, - ди Чирмешән авыл  җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. - Акрынлап авылның башка урамнары юллары да тигезләнәчәк.

фото: Марат Гомәров


Нет комментариев