Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән юлларында чокыр-чакырлар кими

“Татавтодор” җәмгыятенең Аксубай филиалы “Чирмешән” юл ремонт-төзелеш участогының асфальт заводын апрель башында ук кабыздылар.

Юлчыларның бер бригадасы Акъяр-Чирмешән- Шентала юлындагы чокыр-чакырларны “ямыйлар”, эшне Шентала ягыннан башладылар. Әкренләп Чирмешәннән Акъярга илтүче трассада да шундый ремонт үтәр.

-Безнең карамактагы трассада 28 тукталыш исәпләнә. Бер бригада аларны тәртипкә китерә башлады, - ди участок начальнигы Наил Котбиев. - Тукталышларның күбесен буяп, матурлап куйдык та инде.

Апрельнең соңгы атнасында юлчыларның бер бригадасы Шешминка белән Андреевка арасындагы юлны ремонтларга керешәләр. Участокның куәтле техникалары юл аслыгын ныгыта башладылар. Биредә бер километр сигез йөз метр арада юл шомарачак. Мондый зур участокларга асфальт түши башлагач, чималны Аксубайдан ташыйлар.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән юллар