Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән юлчыларына яллар аз эләгә

“Татавтодор”ның райондагы юл участогының биш КамАЗы – катнаш юл машинасы (комбинированная дорожная машина) юлларда тәүлек әйләнәсе кизү тора. Бу юл участогы 300 километр чамасы юлга хезмәт күрсәтә.

Төп трассадан авылларга алып керүче юллар да алар карамагында, Чирмешәннең Титов чишмәсе ягыннан әйләнеп уза торган юлда да бу коллектив машиналарын еш очратырга була.

Әлеге КамАЗлар һәм бер төягеч ике сменада эшли. Төягеч базада ком-тоз катнашмасы төяп торса, катнаш юл машиналары участок карамагындагы юлларда эшлиләр. Аларга төшке ашны да урынга илтеп ашаталар. Юлларны кардан чистарталар, ком-тоз катнашмасы да сибеп баралар. Машиналарны смена алышынганда, карап, майлап, ягулык салып чыгып китәләр һәм 12 сәгать юлда булалар.

-Быел кар чистарту техникаларына эш күп, былтыргы кыш белән чагыштырып та булмый, катнаш юл машиналары ватылмый эшләсен генә, - ди юл участогы начальнигы урынбасары Исхак Әбүнәгыймов. – Сезонга 12 мең тонна ком-тоз катнашмасы әзерләп куйган идек, инде аның яртысын кулландык та. Ел елга ошамый шул, катнашма әзерләү өчен запас ком да, тоз да бар, бу яктан проблема булмас, аны үзебез ясыйбыз.

Хезмәткәрләреннән җитәкчелек канәгать, һәрберсе үз бурычын намус белән үти. Озак еллар катнаш юл машинасында эшләүче Николай Тряев турында, әйтик, бары мактау сүзләре генә әйттеләр. Аңа теләсә кайсы вакытта таянырга була, техниканы яхшы белә, тырыш, ярдәмчел, диләр Николай турында.

- Грейдерчыбыз Николай Васильевка да соңгы якшәмбеләрдә яллар эләкмәде, бураннар булу сәбәпле, аны эшкә еш чыгардык, - ди Исхак Гариф улы. – Рәхмәт, хәлне аңлап, авырсынмыйча эшлиләр. Участокта уңган, ышанычлы механизаторлар һәм шоферлар күп.

Төп юллар - трасса чиста, ә менә халык Чирмешән урамнарыннан машина белән дә, җәяүләп тә ансат кына узарлык түгел дип зар белдерә. Бу сорауга ачыклык кертү өчен “Чирмешән коммуналь челтәрләре” предприятиесе директоры урынбасары Михаил Арютинга мөрәҗәгать иттек:

– Авыл урамнарына һәр көнне биш техника (ике МТЗ, КамАЗ, грейдер, погрузчик) чыгып китә. Алар кар-буран булганда, иртәнге сәгать 3-4тән төнге 12ләргә кадәр эшлиләр. Ике смена оештырырга шоферлар, механизаторлар җитешми. Хәзер кар күбәйде, техникаларның көче дә җитеп бетми. Безнең карамакта 78 километр юл. Кар яумаган вакытта урамнарны киңәйтергә тырышабыз. Юллардагы “кар боткасына” халык үзе дә гаепле, чистартып киткән юлга, кайберәүләр йорттан чыгарып, кар сала, техника да бер үк урамнан кат-кат үтәргә өлгерми. Быел кар туктамый диярлек, шуңа эш тә күп, ком-тоз катнашмасының инде яртысын кулландык та.

Чирмешәндә тротуарларны кардан чистарту эшенә, үзенең шәхси тракторы белән, Айрат Шәйхетдинов алынган.

-Трактор тәүлек әйләнәсе диярлек эшли, берничә сәгать кенә туктап тора, үземә ярдәмгә тракторчы алдым, - ди Айрат. – Кайбер урамнарда кар нык күбәйде, төртергә урын да юк, шуңа погрузчик та ялларга туры килә.

фото: Кадыйр Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев