Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән юлчылары сезонны әйләнгеч юлдан башладылар

“Татавтодор”ның райондагы юл участогының юл ремонтлау техникалары март урталарында ук юллардагы чокырларны томалау (ямочный ремонт) эшенә керештеләр.

Участок эшчеләре иң беренче итеп Чирмешәнне әйләнеп узу юлын тәртипкә китерделәр, бу көннәрдә Акъяр-Чирмешән-Шентала юлында эшлиләр.

- Андреевка һәм Кармыш юлларында  былтыр башланган эшне дәвам итәбез. Бу объектларга апрель, май айларында чыгабыз, - ди “Татавтодор”ның район юл участогы начальнигы Наил Котбиев. - Бүген техникалар юл төзелеше өчен кирәкле материал ташу белән мәшгуль. Андреевка юлына 12 мең тоннадан артык вак таш (шебенка) кирәк булса, аның 10 мең тоннага якыны кайтарылды да. Кармыш юлын шомарту өчен кирәкле материалның да яртысыннан артыгы авыл янына китереп, өеп куелган.

Үткән ел Андреевкага алып баручы юлның бер километры шомарган булса, быел, калган ике километр 629 метрына вак таш түшәп, беренче катлам асфальт салыначак. Кармыш юлының да калган биш километры шомарачак.

- Июньдә Чирмешән эчендәге зур күпердән икмәк кабул итү предприятесенә кадәр бер километр 257 метр арада капиталь ремонт планлаштырыла, - ди Наил Мингалим улы. - Бу өлештә, машина юлыннан кала, тротуар һәм су агу җайланмасы (водосброс) да ясалачак.

Юлчылар быел Кече Чегодай авылы янындагы күпер өстен дә шомартачак. Нурлат юл киселешеннән Күтәмә авылы ягына йөрүчеләр өчен дә юл газабы җиңеләер, биредә ике километрдан артык арага өске катлам асфальт түшәү планлаштырыла.

Чирмешәнннең Технический урамының бер өлешендә (физкультура-сәламәтләндерү үзәгеннән боз сарае юнәлешендә), 567 метр юл шомарачак. Шешминская урамыннан больницаның ашыгыч ярдәм бүлекчәсенә алып керү юнәлешендәге юлга 220 метр арага да асфальт салыначак. Ярминкә тыкрыгы урамы халкы да быел яңа асфальттан йөриячәк.

- Район авыллары урамнары да әкренләп тәртипкә китерелә – вак таш түшәлә, - ди Наил Котбиев.

Лагерка авылының Беренче Май урамында – 500, Түбән Кәминкәнең Заречная урамында – 1200, Сосновканың Киров урамында – 265, Комсомольская урамында – 269, Девичья Полянадагы Приозерский урамында – 781, Утыз Имән авылының Ворошилов урамында – 922, Иске Үтәмешнең Гафиятуллин урамында -  1000,  Кара Чишмәнең Титов урамында  489 метр арада юлларга вак таш җәеләчәк. Әккәрәй авылында ферма тирәсен тәртипкә китерү, вак таш җәеп юл ясау планга кертелгән.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев