Чирмешән юлчылары кышкы режимда эшли
Безнең районда

Чирмешән юлчылары кышкы режимда эшли

Октябрьнең соңгы көннәрендә районга кыш килеп “карады” - кар яуды. Бу көнне “Татавтодор” АҖ Аксубай филиалының район юллар ремонтлау һәм төзү участогыннан дүрт техника үзләре карамагындагы трассага чыгып киткән. Алар үзләре үк юлларны кардан да чистарта, ком-тоз катнашмасы да сибә.

-Бездә эш ике сменада оештырылган, тәүлек әйләнәсе кизү торабыз.  Барлык  юл машиналары да шоферлар белән комплектланган, - ди  район участогы начальнигы Наил Котбиев.  -  Кышкы сезонга җитәрлек ком-тоз катнашмасы әзерләдек.

Автор фотосы.


Нет комментариев