Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән янындагы Сабантуй чишмәсе янында балалы аю да бар

Чирмешән янәшәсендәге, стадионга керү юлындарак урнашкан Сабантуй чишмәсенә кабат төзүчеләр килде. Быел монда инде икенче тапкыр.

“Нурлатнефть” бригадасы чишмәнең үзен һәм аның тирәсен нык матурлаган. Су чыга торган җирдән яңа куелган боҗрадан хәзер рәхәтләнеп зур савытка су алып була. Сазлыклырак урынга таш җәйгәннәр. Коймалар, “Сабантуй”ны “саклаучы” – аю һәм аның баласы сынын да, яңадан буягач, матурланып киткәннәр.

Беседка янында шашлык кыздырырга-пешерергә мангал куелган, янәшәдә атынгыч та бар.

Су юлындагы улак аша җыйнак кыны күперчек, бер кырыйда тимердән “мәхәббәт агачы” да ясап куйганнар.

-Биредә сыерчык оялары да күбәячәк, клумбалар төзекләндерәчәк, - ди осталарның берсе – Инсаф Минхәеров.

Киләчәктә бәлки чишмә тирәсендә яктырткычлар да куярлар, алар да кирәк.

Кадыр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев