Чирмешән уртасындагы зур күпер ремонтка ябыла
Безнең районда

Чирмешән уртасындагы зур күпер ремонтка ябыла

Тиздән Чирмешәннең үзәгеннән Амур, Шентала ягына алып чыга торган, Зур Чирмешән елгасы аша салынган күпердә капиталь ремонт башланачак. Әлегә аңа әзерлек эшләре бара.

-Газүткәргеч линия проект буенча олы күпер конструкциясенә беркетелгән иде. Ремонт башлангач, күпер тулысынча сүтеләчәк. Шуңа подрядчылар газүткәргечне су астыннан суздылар, - диде район газ хезмәте җитәкчесе Рифат Гатин.

Ремонт июнь урталарында башланыр дип планлаштырыла. Бу вакытта җәяүлеләргә асылма күпердән, ә автомобиль йөртүчеләргә Чирмешәнне урап уза торган юлдан йөрергә туры киләчәк.


Нет комментариев