Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән урманчыларының бүләкләрен генә күрегез!

Соңгы берничә көндә генә дә район урманчыларының машина-трактор паркы әллә ничә яңа техникага артты. Һөнәри бәйрәмнәре көннәрендә әнә шулай сөендерделәр урман эше белгечләрен.

Республиканың шундый зур бүләкләренә хәтта көнләшеп тә куярлык. Берничә көндә шулкадәр техникага бае әле син! Әнә урман хуҗалыгы конторасы ишегалдында өр-яңа “Нива” автомашинасы ялтырап тора. Аны Казанда урманчыларның һөнәри бәйрәме чарасында тапшырганнар. Яңа техника урманнарны саклау, патруль өчен хезмәт итәчәк.

Агачларны үзе төяп ташучы, манипуляторлы КамАЗ машинасы да өр-яңа. Бу “вездеход” та арзан түгелдер. Хәзер урманчылыкта озын агачларны ташырдай шундый ике машина бар.

Белоруссиядән үк кайтартылган “Амкодор“ төягече (погрузчигы) - район урманчылары өчен барыннан да кадерле бүләк.

-Чөнки мондый техникабыз бөтенләй юк иде. Ул кышын урманнарда юллар чистартырга бик кирәк. Аның төягеч көрәгеннән кала, төрткече (“бабочка”), агач төйи торган җайланмасы да бар, - дип шатлыгын уртаклашты Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин.

Шуның өстенә якын арада урман культурасы техникасы: культиватор һәм сабан кайтачак икән әле. Алары питомник җирләрен эшкәртү өчен мөһим.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев