Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән урманчылары зәңгәр чыршы да үстерергә уйлый

Чирмешән урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үсентеләр утырту, урманнарыбызны янгыннардан саклап калу өчен җиң сызганып эшкә кереште.

Республикада соңгы 9 елда урман янгыннары булмаган. Урманчыларыбыз алдында 10нчы юбилей елын да янгыннарсыз уздыру бурычы тора.

-6 апрельдән республика урманнарында янгын куркынычсызлыгы чоры башланып киттте, ул көчле яңгырлар башланганчы – 15 октябрьләргә кадәр дәвам итә, - ди Чирмешән урман хуҗалыгы начальнигы Алмаз Мотыйгуллин. - Иң беренче итеп урман буйларындагы, кырлардагы коры үләннәрне яндырдык. Билгеле, бу янгын сүндерүчеләр белән килешенеп эшләнә, янгын сүндерү машиналары мондый вакытта безнең белән кизү торды.

Янгыннарга каршы 30 километр озынлыгында яңа минеральләштергән полосолар ясалган, моңа кадәр сызылган 132 километры да тәртипкә китерелгән.

Зур юл кырыйларында, урман буйларында юлаучыларга ял итеп алу өчен беседкалар урнаштыру матур гадәткә әйләнде. Быел яңалары ясалмаса да, район территориясендәге шундый 15 ял итү урынын тәртипкә китерү белән мәшгуль урманчылар. Ял итү урыннары буяла, ремонтлана, тирә-юне чистартыла. Күпләр Имәнлек урманы буендагы яңа стендка  игътибар иткәндер, Күтәмә авылы янындарак, урман буенда куелган яңа баннер юлаучыларны ут белән сак булырга өнди.

-Апрель уртасыннан урман утырту эшенә дә керештек. Быел 40 гектарда, элек киселгән агачлар урынына яңа урман утырту планлаштырыла, - ди Алмаз Ривкать улы. - Бу мәйданнарда нарат, чыршы, карагай (лиственница) үсентеләре тамыр җибәрәчәк. Үсентеләр барысы да үзебезнең питомниктан. Быел утырту өчен113 мең данә үсенте әзерләп куйдык. Тагын 38 гектарда, Самара өлкәсе чигендә, кырларны саклаучы үсентеләр утыртырга да ният бар. Шул ук вакытта урманнарда санитар агач кисүләр дәвам итә, гадәттә, юл буйларына якын урыннар корыган агачлардан чистартыла.

Үткән ел Чирмешән янындагы Имәнлек урманыннан ерак түгел, 5 гектар мәйданда, яңа питомник ясалган. Аның бер өлешенә үткән елда ук агач орлыклары чәчелгән. Быел тагын 10ар килограмм нарат һәм чыршы орлыгы җиргә күмдереләчәк. Тәҗрибә формасында, зәңгәр чыршы да үстерергә ниятлиләр, бу максатларга ике килограмм орлык сатып алганнар. Ике-өч елдан әлеге үсентеләр урманнарда тамыр җибәрәчәк. 11 гектарлы иске питомникта да агач үсентеләре үсә.

Сүз уңаенда, Чирмешән урманчылары карамагында 36336 гектар урман бар.

фото: Кадыйр Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев