Чирмешән урманчылары йорт-интернатта яшәүчеләргә мунча миннеге китергәннәр
Безнең районда

Чирмешән урманчылары йорт-интернатта яшәүчеләргә мунча миннеге китергәннәр

Чирмешән урманчылыгы хезмәткәрләре район үзәгендәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләргә 50 данә мунча миннекләре – себеркеләр бүләк иттеләр.

Урманчылар әбиләргә һәм бабайларга хуш исле мәтрүшкә дә алып килгәннәр. Урман белгечлекләре турында да мәгълүмат җиткерделәр.

Билгеле, йорт-интернатта яшәүчеләр кунакларны рәхмәт әйтеп озаттылар.

фото: ГКУ "Черемшанское лесничество"


Нет комментариев