Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән укучыларына азык-төлек пакетлары тапшыралар

Бу көннәрдә район мәктәпләрендә укучы барлык балалар да азык-төлек пакетлары алачак.

Чирмешән районындагы 26 мәктәптә 2003 укучы белем ала. Аз керемле, күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче 229 бала ташламага ия, ягъни аларга мәктәптә туклану өчен республикадан бүленгән суммага район бюджетыннан да, көнгә 13 сум 10 тиен субсидия өстәлә. Мәктәпләрдә карантин башланганнан алып, мартның соңгы көннәре һәм апрель ае өчен, бу укучыларга 606 сум 68 тиенлек азык-төлек пакетлары әзерләп, өйләренә илтеп бирделәр.

Пакетларга көндәлек кирәк азык-төлек – ярмалар, макарон эшләнмәләре, үсемлек мае һәм бераз баллы, татлы ризыклар да салына.

-Калган 1774 укучыга да, көнгә 7 сум 82 сум исәбеннән, 29 көнгә, барысы 226 сум 78 тиенлек азык-төлек пакетлары әзерләнә, - ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова. - Аны, график буенча, ата-аналар мәктәпләрдән килеп алачак.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев