Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән укучылары – ришвәтчелеккә каршы

Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көнендә 2нче Чирмешән мәктәбендә һәм Чирмешән лицеенда өлкән сыйныф укучылары белән ачык дәресләр оештырылды.

2нче Чирмешән мәктәбенең тарих укытучысы Виктор Барабашкин 8 һәм 10 сыйныф укучыларына коррупциянең зыяны һәм аның белән ничек көрәшергә кирәклеген аңлатты. Презентация белән үрелеп барган дәрестә укучылар ришвәт бирүче дә, алучы да гаепле икәнен төшенделәр, билгеле, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да таптылар.

Лицейда узган ачык дәрестә район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин да катнашты. Ул укучыларга коррупциянең асылы һәм аның белән көрәшү буенча нинди чаралар күрелүе турында чыгыш ясады. Укучылар тарих укытучысы Марина Кандрова сөйләгәннәрдән дә шактый файдалы мәгълүмат алдылар.

фото: Чирмешән районы мәгариф бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев