Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән укучылары район прокуроры белән очрашты

Россия Федерациясе прокуратурасының 300 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында район прокуратурасы үзәк китапханәдә өлкән сыйныф укучылары катнашында “түгәрәк өстәл” үткәрде.

Әлеге чарада район прокуроры Фаил Хәйруллин, район суды рәисе Дмитрий Макаров һәм Россия эчке эшләр министрлыгының район бүлеге начальнигы Юлдус Билалов та катнаштылар.

Чара барышында район прокуратурасы тарихыннан бик күп кызыклы белешмәләр яңгырады. Мемориаль үзәк директоры Валентина Захарова әйтүенчә, район прокуратурасы 1930нче елны оешкан.

Чирмешәндә прокуратураның беренче бинасы үзәктә, Чухаев йорты каршында, бүген район хакимияте урнашкан урында булган. Беренче Май районынының беренче прокуроры - В.Г.Максимов. Кызганыч, аның исеме һәм әтисенең исеме билгеле түгел. Ул бу вазыйфаны 1938нче елга кадәр башкара. Аңардан соң район прокуратурасында төрле елларда эшләгән кешеләр турында да мәгълүмат бик аз. Нигездә, алар башка төбәк кешеләре булган.

1986нчы елда район прокуроры итеп беренче тапкыр Чирмешән кешесе билгеләнә - Виталий Токтаров 1991нче елга кадәр бу эштә хезмәт куя һәм аннан соң озак еллар район судын җитәкли.

Район прокуратурасының бүгенге бинасын Виталий Ивановичтан соң билгеләнгән прокурор Марс Фәткуллин төзетә.

-Прокуратура район суды, полиция хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә эшли, - диде үз чыгышында Фаил Равилевич. – Шуңа да бүгенге бу очрашуга Дмитрий Витальевич белән Юлдус Госмановичны да чакырдым. Прокуратурага төрле проблемалар белән мөрәҗәгать итәләр. Без һәр кешене игътибар белән тыңлыйбыз һәм, хәлебездән килгәнчә, булышырга тырышабыз. Бәлки киләчәктә сезнең арадан да прокурорлар чыгар.

Мәктәп укучылары да әңгәмәдә актив катнаштылар, кунакларга биргән сорауларына тулы җавап алдылар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев