Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән укучылары “Хәтер бакчасы” Халыкара акциясенә кушылды

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан, Халыкара “Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Лашман укучылары 100 төп чыршы агачы утырттылар.

Әлеге акциягә, мәктәп укучылары һәм укытучылары белән бергә, ветеран-педагог Әхтәм Фатыйхов та кушылды. Алар бергәләп, мәктәп янында, истәлек бакчасына нигез салдылар.


Акциядә районның җиде мәктәбеннән 150 укучы катнашты. Шешминка, Иске Кади, Лашман, Яңа Элмәле, Бәркәтә, Ивашкино, Югары Кәминкә укучылары барлыгы 300 төп агач үсентесе (чыршы, каен, юкә, миләш) утырткан. Алар мәктәпләр һәм һәйкәлләр янында тамыр җибәрәчәк.

Флера Рәхимҗанова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев