Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән Сабан туенда сугыш ветераннарын медальләр белән бүләкләделәр

Быел район Сабан туенда хезмәт алдынгыларын гына түгел, Бөек Ватан сугышы ветераннарын да бүләкләделәр.

Чирмешәндә узган бәйрәмдә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин район Бөек Ватан сугышы ветераннары Павел Николаевич Борисовка һәм Александр Васильевич Белоноговка республиканың “Фидакарь хезмәтләре өчен” истәлек медальләрен тапшырды.

Әккәрәйдән Павел Борисов хәрби хезмәткә 1944нче елның декабрендә алына. Яшь солдатларны Балтыйк буе фронтына җибәрәләр. Павел Николаевич Җиңү көнен Кенигсбергта, Көнчыгыш Пруссиядә каршылый. Гомере буе колхозда хезмәт куя. Ленин ордены белән бүләкләнгән.

Чирмешәндә яшәүче Александр Белоногов тумышы белән Акташ районыннан. Аңа дүртенче класстан соң укуын дәвам итәргә мөмкинлек булмый. 17 яше тулу белән, 1944 елда армия сафларына алалар. 1945 елга кадәр Кореяда хезмәт итә. Япония белән сугыш тәмамлангач, Владивостокта, соңрак Сахалинда була, барлыгы алты ел да алты ай солдат формасы кия. Пенсиягә чыкканчы райсоюзда машина йөртүче булып эшли, соңрак нефтьчеләрдә каравылда тора.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев