Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Югары Чегодай егетенә машиналы бүләкләр китергәннәр

“Изге йөрәк” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле малай һәм кызларга күңелле мизгелләр бүләк итүләрен дәвам итәләр. “Балаларга ирекле ярдәм күрсәтүчеләр” акциясе кысаларында август аенда алар Югары Чегодай авылында яшәүче Илсур Моратшинны котладылар.

-Илсурны 10 яшь тулу уңаеннан гаиләбез белән тәбрикләгән идек, ә бусы көтелмәгән бүләк булды, - ди әнисе Елена. - Улыбызга сюрприз ясаганыгыз өчен зур рәхмәт. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акцияләре кысаларында да ел саен ярдәм алабыз, рәхмәтләребез чиксез. Әле быел да уку кирәк-яраклары белән мәктәп сумкасы бирделәр, улыбыз моңа бик куанды.

Илсурның туган көне бүләк автомобильләргә бай булды: автомобиль формасындагы шар, автомобиль ясалган торт һәм пульт белән идарә ителә торган автомобиль. Әти-әниләре улларына велосипед бүләк иткәннәр.

Арабызда мәрхәмәтле кешеләр күп. Әккәрәйдән Галина Маркелова Илсурны һава шарлары белән шатландырды, Римма Әхмәтшина бу туган көнгә зефир пешереп килгән, ә Альбина Ахмедова тәмле дә, матур да торт ясаган.

-Бу кызларга без бик рәхмәтле, алар һәрвакыт балаларны куандырырга әзер, - диләр үзәк хезмәткәрләре. - Ярдәм итәргә теләүче башка иганәчеләрне дә көтеп калабыз.

Илсур Лашмандагы коррекцион мәктәптә укый, бу уку елында 4нче сыйныфка бара. Ул буш вакытларында укырга ярата, компьютерда да үзенә шөгыль таба, урамда иптәшләре белән качышлы да уйный. Хәзер яңа велосипедында йөрергә өйрәнә.

-Улыбыз мәктәптә укый башлагач, сизелерлек алга китеш тойдык. Илсур хәрефләрне белсә дә, укый алмый иде, берничә айда укырга да, язарга да өйрәнде, сөйләшүе дә яхшырды. Хәзер кызыклы китаплар, төрле журналлар да укый, - ди Елена Минсәгыйть кызы. - Мәктәпкә иртән автобус белән килеп алалар, китереп куялар. Лашманда шундый мәктәп ачылуына без бик шатландык, яныбызда яшәп белем ала улыбыз. Рәхмәт барысына да.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев