Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Әмир авылы зиратында ике көн өмә узган

Әмир авылында киңәйтеп тотылган зиратның тимер яңа коймаларын буядылар. Бу гамәлне авылдашлар күмәкләшеп башкарса, эш өчен буяуны исә Себердән үк җибәргәннәр.

Узган елда зиратны төньякка таба зурайтып, мәйданын бик нык үрчегән өрәңге агачларыннан чистартсалар, соңрак аны периметры 180 метрлап озынлыкта яңа тимер рәшәткәләр белән тотып алдылар. Быел авылдашлар шушы коймаларны ике көн дәвамында яшел төскә буядылар. Моңа 15-20 литрлы дүрт зур банка буяу киткән, аны әлеге дә баягы Себердә эшләүче юмарт авылдашлары Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар җибәргәннәр.

-Аларга да,  өмәдә катнашкан барлык авылдашларга - олысы-кечесенә бик зур рәхмәт. Зиратыбыз яктырды. Халык чалгы, триммерлар белән каберлекне чүп үләннәреннән дә чистартты, ә авыл җирлеге яңа тотып алынган территориядәге өрәңге үсентеләрен чабарга трактор бирде, - ди  авыл имамы Фәнил Камалов.

 

фото: Гөлшат Әгъләмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев