Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Әккәрәй мәктәбендә яңа уңыш җыялар

Әккәрәй урта мәктәбенең тәҗрибә участогында көн дә эш кайный. 50 сутый мәйданда аллы - гөлле чәчәкләр генә түгел, ә мәктәп ашханәсе өчен җиләк – җимеш, яшелчәләр дә үстергәннәр.

-Бакчаның 27 сутыена бәрәңге утырттык, -ди мәктәп директоры Михаил Захаров.- Суган да байтак булды, помидор, кишер, кәбестә, чөгендер дә бар. Мәктәп ашханәсендә аш пешерүчеләр җыелган уңышны эшкәртеп баралар: тозлыйлар, салатлар ясыйлар, кайнатмалар пешерәләр. Инде байтак запас тупланды. Уңышны саклар өчен мәктәп территориясендә баз ясадык.

Мәктәп яны участогын җәй дәвамында укучылар һәм укытучылар карап торганнар. Яшелчәләрне утыртуны, аларга вакытында су сибүне, чүбен утауны, корткычларга каршы көрәшүне, барысын да вакытында эшләргә кирәк. Әлеге хезмәт җимешләрен уку елы вакытында укучыларга ашаталар. Ашханәдән арткан яшелчәләрне сатып, мәктәп акча да эшли.

Фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев