Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Керкәле авылында арендага берьюлы 15 йорт төзелде

Керкәледә “Арендага – торак” республика программасы нигезендә төзелүче 15 аерым йортның унбересендә төзелеш эшләре төгәлләнгән.

Әлеге йортлар авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләүчеләргә арендага бирелә.

-Бүген өч йортта “Ильхан” җәмгыяте хезмәткәрләре яши, - ди Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев. – Тагын сигез йорт әзер, әлегә алар буш тора. Бу көннәрдә төзүчеләр калган дүрт йортта эшлиләр. 

“Ильхан” җәмгыятенә Башкортостаннан килгән Айрат Кашапов - һөнәре буенча ветеринар.

-Интернеттан белдерү күрдем, - ди Айрат. – Телефон буенча элемтәгә чыккач, җәмгыятьтә эшләүчеләрне торак белән тәэмин итүләрен дә әйттеләр. Яңа йортка бер ел чамасы элек, 1 июньдә күчтек. Кыш чыктык. Өйдә бөтен уңайлыклар бар, су кергән, канализация бар, җылы, якты.

Яшь белгеч әйтүенчә, алар коммуналь хезмәтләр өчен генә түлиләр.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев