Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының кече авылларында -“Авыл кичләре”нә җыелалар

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре яңа акция башлап җибәрделәр, “Авыл кичләре” исемле чара районыбызның барлык кече торак пунктларында узачак.

Шушы көннәрдә Андреевка авылы мәдәният йорты янәшәсендә ачык һавада оештырылган шундый бәйрәмгә берничә дистә кеше җыелган.

-Мәдәни чаралар, нигездә, зур авылларда үтә, ә кечерәк авыллар алардан читтә кала, шуңа да район башлыгы кечкенә авылларда яшәүчеләр өчен шундый кичәләр уздыруны тәкъдим итте, -ди район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Әлфия Закирова. – Беренче чыгыш Андреевка авылында булды. Биредә балаларга мультфильм күрсәтелде, олыраклар өчен концерт оештырылды. Авыл халкы алдында Казанка үзешчәннәре дә чыгыш ясады. Андреевкалылар һәм авылга ялга кайткан кунаклар рәхәтләнеп җырлар тыңладылар, артистларга кушылып биеделәр. Без районыбызның башка кече авылларына да график нигезендә һәр шимбә көнне барырга планлаштырабыз. Якын арада Яшәүчедә шундый ук чара, очрашу булачак, аннары Светлогорскийда, Чумачкада һәм башка авылларда.

Татьяна Данилова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев