Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районыннан егерме бишләп егет хәрби хезмәткә чакырылачак

Районнан хәрби хезмәткә көзге чакырылышның беренче төркеме 25 октябрьдә кузгалды.

Бу көнне Чирмешәннән – ике, Кара Чишмә, Иске Элмәле һәм Әккәрәйдән берәр егет якыннары белән бер елга хушлашты. Җәй көне техникум тәмамлаган әлеге якташларыбыз көзге чакырылышта солдат итекләре киде.

Киләсе озату 11 ноябрьгә планлаштырыла, бу төркемдә алты егет ил алдындагы бурычын үтәргә китәргә җыена. Гомумән, быел егерме бишләп якташыбыз хәрби хезмәткә чакырылачак.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев