Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районындагы “Кояшлы” ял лагеренда икенче смена башлана

Әлеге ял лагеренда беренче сменада районыбызның төрле авылларыннан 44 бала 21 көн ял итте.

– Вакыт бик тиз үтеп китте, - ди Лашманнан Нәфис Зөфәров. – Көн саен берәр чара оештырдылар. Лагерьга янгын сүндерүчеләр дә, табиблар да, юл инспекторлары, электрчылар да килде. Алар әңгәмәләр, бәйгеләр, өйрәнүләр үткәрделәр. Экскурсияләргә бардык, рәхәтләнеп футбол уйнадык. Миңа ошады монда.

Быел лагерьда капиталь ремонт үткәргәннәр, корпусларда душ бүлмәләре һәм бәдрәфләр ясаганнар, тамбурларда идәннәр дә җылытыла. Ләкин эссе көннәрне балалар рәхәтләнеп урамнардагы душлар астында коенганнар. Ә бер көнне Яңа Чишмәгә кадәр бассейнга су керергә барганнар. Лагерьда ял итүчеләр Әлмәткә сәяхәт турында да сөйләделәр, яшьләрнең ял итү үзәгенә кино карарга барганнары турында да әйттеләр.

-Балаларны көненә биш тапкыр ашатабыз, - ди смена начальнигы Таһир Рәхимҗанов. – Менюны төрләндерәбез, балаларны беренче һәм икенче ашлар, җиләк-җимеш, яшелчәләр, сөт ризыклары белән сыйлыйбыз. Аш пешерүчеләр дә – тәҗрибәле, җаваплы хезмәткәрләр.

Лагерьга чит кеше ансат кына керә алмый. Капканы ачуга, сакчы каршы алды. Алар монда икәү, берсе штатта, икенчесе сакчы предприятесеннән куелган. Лагерь территориясен байтак кына видеокамералар да күзәтә.

Өлкәннәр өчен иң мөһиме – балаларның ялы тыныч һәм күңелле узуны тәэмин итү.

2 июль көнне “Кояшлы”да икенче сменага киләчәк 55 баланы кабул итәләр.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев