Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районындагы балалар бакчаларында тәмле ашаталар

Мәгариф оешмаларында балаларның туклануына аерым игътибар бирелә, аеруча мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә.

Балалар бакчасына йөрүче  3 яшькәчә сабыйларның туклануына тәүлеккә 85 сум 98 тиен акча каралган. 3 яшьтән  7 яшькәчә балалар өчен 108 сум 28 тиен акча бүленә.

Районның мәгариф учреждениеләре ашханәләрен Респотребнадзорның Нурлат территориаль идарәсе даими контрольдә тота, график буенча да, графиктан тыш та тикшерүләр уздыра. Әле күптән түгел генә идарә начальнигы Анна Трифонова азык хәстәрләү белән бәйле булган хезмәткәрләр белән очрашып, кагыйдәләрне һәм таләпләрне тагын бер кат исләренә төшерде.

-Азык-төлеккә ярты елга бер тендер үткәрелә, ягъни кайсы продуктны нинди оешма китерүе раслана. Балаларга ярый торган азык-төлекнең исемлеге һәм аларның һәрберсен сатып алуның максималь бәясен күрсәтеп безгә Казаннан исемлек җибәрәләр, - ди “Чишмәкәй” балалар бакчасы мөдире Алсинә Әхмәтвәлиева. - Безнең төп проблема - мондый түбән бәяләргә сыйфатлы азык-төлек алып булмый, менюны төрләндерү дә авыррак.

Балалар бакчаларына төрле азыкны төрле кеше (поставщик) китерә. Сөт продуктларын атнага ике тапкыр, яшелчәне - айга бер генә, ә итне заявка буенча китереп бирәләр икән.

Бакчада шәфкать туташы 10 көнлек меню төзи һәм аны мөдир раслый. Меню белән ата-аналар да таныша ала, алдагы көндә балаларга нинди ризыклар биреләчәген кичтән үк һәр төркемнең киенү-чишенү бүлмәсенә элеп куялар.

-Соңгы елларда безгә балалар туклануы буенча ата-аналардан шикаятьләр кергәне юк, - ди район мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Флера Рәхимҗанова. - Әгәр андый хәбәр булса без урынга барып тикшерү уздырабыз.

Бакчада балалар дүрт тапкыр туклана: иртән – 8 сәгать 30 минутта иртәнге аш – боткалар бирелә, аннан соң сәгать 10да икенче иртәнге аш - сок яки ряженка, җиләк-җимеш тә булырга мөмкин, төшкегә беренче, икенче ашлар, салат та тәкъдим итәләр, ә йокыдан торгач балалар кичке аш ашыйлар.

-Лашманда балалар бакчасында ремонт башланганчы улыбыз Ранис анда йөргән иде, инде менә өч айдан артык ул Чирмешәндәге “Чишмәкәй” балалар бакчасында тәрбияләнә, - ди Ләйсән Гыйматдинова. - Монда балаларга бик тәмле ашлар әзерлиләр, аеруча төрле боткаларны, салатларны яратып ашыйлар. Өйдә боткаларны еш пешермибез бит, әле иртән торуга балаларның ашыйсы да килми. Яшелчә салатлары да бик файдалы. Ранис кайткач нәрсәләр ашавын сөйли, меню белән үзебез дә таныша алабыз.

Балалар кайчак бакчага барырга теләмәсәләр дә андагы ашларны яратып ашыйлар. Инде күптән мәктәп укучысы булган бер баланың бакчадагы ашларны, аеручы иттән ясалган шарчыклар, “керпеләрне” (“ежики”) ничек итеп тәмләп ашаганнарын сөйләгәне хәтердә. Димәк, тәмле булган, югыйсә еллар узгач та исенә төшермәс иде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән балалар бакачсы