Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында үзизоляция режимын бозган 12 кеше ачыкланган

Чирмешән районында хокук саклау органнары көн саен рейдларга чыгалар, урамда тәртип сакланышын күзәтәләр, халыкка үзизоляция чорында куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерәләр.

Кызганыч, райондашларыбызның күпчелеге бүгенге эпидемиологик шартларда үзизоляция режимын катгый үтәүне кирәк дип санамыйлар.

- Якташларыбыз өйләреннән саклагыч битлекләрсез һәм перчаткаларсыз чыгуларын дәвам итә, шуның белән үзләре һәм тирә-юньдәгеләр өчен коронавирус белән зарарлану куркынычы тудыралар, - ди район полиция бүлекчәсе начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов.- Соңгы вакытта исемлеккә кертелмәгән, үзизоляция вакытында эшләргә тиеш түгел кайбер учреждениеләр һәм сәүдә үзәкләре ишекләрен ачканнар. Коронавирус таралу белән бәйле рәвештә, Россиядә эшләми торган атна 30 апрельгә кадәр озайтылды һәм әлегә кадәр бу карар гамәлдә.

Исегезгә төшерәбез, РФ Административ кодексының «Гадәттән тыш хәл яки аның барлыкка килү куркынычы вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү турында»гы яңа маддәсе нигезендә үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен кисәтү яки бер меңнән алып утыз мең сумга кадәр штраф каралган. Вазифаи зат шундый хокук бозган өчен 10 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик зат 300 меңнән ярты миллион сумга кадәр штраф түләячәк.

Чирмешән районында үзизоляция режимын бозган 12 кеше ачыкланган.

Форсаттан файдалынып, дин әһәлләренә дә мөрәҗәгать итәбез. Тиздән христианнар Пасха бәйрәмен билгелиячәкләр, мөселманнарда Рамазан ае башлана. 11 апрельдән санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту өчен, гражданнар тарафыннан зиратларга бару тыела. Үлгән кешеләрне җирләү буенча хезмәтләрне рәсмиләштерү һәм җирләүдә катнашу өчен мөрәҗәгать иткән очракта гына зиратларга керү рөхсәт ителә. Шулай ук дин йортларында да күмәк гыйбадәт кылу, намаз укулар туктатылган.  

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев